Бәйгедә җиңүче
Мәгариф

Бәйгедә җиңүче

Сентябрь-октябрь айларында россиякүләм игълан ителгән бәйгедә Мөслим гимназиясе катнашып призлы урынга лаек булды.

РФ мәгариф министрлыгы телләрне, мәдәниятләрне саклау буенча сентябрь-октябрь айларында россиякүләм бәйге игълан иткән иде. Әлеге конкурста Мөслим гимназиясе 1 нче урынга лаек булды һәм гимназиянең директор урынбасары Гөлшат Мөхәмәтҗанова Гөлшат кызы 28 нче октябрь көнне Мәскәү шәһәрендә узачак "Роль семьи в сохранении и развитии языков народов Российской Федерации» дигән конференциядә катнашачак һәм "Ризаэддин Фәхреддин идеяләрендә һәм тәҗрибәсендә әхлакый тәрбия программасы" дигән темага чыгыш ясаячак.

Фото - Г. Мөхәммәтҗанованың шәхси архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев