Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Акциядә катнаштылар

9, 11 сыйныф укучылары «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлашыйк!» исеме астында уздырылган акциядә катнаштылар.

Район мәктәпләрендә белем алучы  9, 11 сыйныф укучылары "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлашыйк!» исеме астында уздырылган  акциядә катнаштылар. Акциянең максаты - укучыларны сынауларга әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеген бирү, шулай ук акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
Әзерлек этабында математика укытучыларының район методик берләшмәсендә 2022 елда фән буенча имтихан эшләрен башкарганда киткән типик хаталарга анализ ясалды, шулай ук 2023 елгы контроль-үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды.
Акциянең төп этабы Мөслим лицеенда үткәрелде. Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, катнашучылар роленнән тыш, аудиториядә һәм аудиториядән читтә оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре ролен дә үтәделәр. Тикшерүне уздырганнан соң, имтиханда катнашучылар белән хаталарны анализлау үткәрелде.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев