Лицейда киңәшмә
Мөслим лицеенда директор урынбасарлары өчен киңәшмә оештырылган
Мөслим лицее базасында мәктәп директорларының һәм укыту-методик эшләр буенча директор урынбасарларының «Мәктәптә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру факторы буларак методик эш» темасына гамәли юнәлешле киңәшмә узган. Лиана Афзалова, Светлана Җәләева, Эльвира Ситдыйкова ачык тәрбия сәгатьләре күрсәткәннәр.Редеда Моратова, Лилия Нуриева, Светлана Фазылова, Алия Шәйдуллина, Светлана Арефьева, Артем Нурисламов ачык дәресләр биргәннәр. Луиза Хәлиуллина, Алина Солтанова, Алсу Гәрәева мастер-класслар үткәргәннәр. "Лицейның яшь патриотлары" темасына хәрби -патриотик чара оештырылган. Лицей директоры Чулпан Әхмәтшина методик эшләр буенча директор урынбасары Раушания Хафаева, татар теле укытучысы Чулпан Ситдыйкова, 9б сыйныф укучысы Алина Шакирова киңәшмәдә чыгыш ясаганнар. Балалар үзидарәсе активистлары "Хәтер китабы" акциясе үткәргәннәр. «Бердәмлектә көч», «Уңышка юл» темалары астында күргәзмәләр оештырылган.
Фото - Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев