Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Валентина Шәйхетдинова – Крәш. Шуран авылы кызы. Кечкенәдән башкаларга ярдәм итеп, ипле-тыйнак булып үсә ул.

1992 елны, Казан медицина көллиятен тәмамлап, юллама буенча район хастаханәсенә эшкә кайта. Яшь белгечне хастаханәнең терапия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Хезмәт юлын ул бүлекнең өлкән шәфкать туташы Рәшидә Садриева кул астында башлый.
– Балалар бакчасына йөргәндә үк үземне ак халаттан итеп күз алдына китерә идем. Мәктәптәпне тәмамлагач, сыйныфташларымның күбесе педагогия, икътисад юнәлешен сайлады. Минем максатым медицина хезмәткәре булу иде. Укыганда төрле медицина учреждениеләрендә практика узарга туры килде. Авыруларга ярдәм итә алуыма ихластан сөенәм, – ди Валентина.
Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен Валентина Шәйхетдинова берничә тапкыр район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталарына лаек була. Былтыр райондашыбызга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 
2010нчы елның 1 мартыннан ул терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкара.
– Валентина кебекләр булганда медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. Пандемия чорында да ул үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләде. Валентина Шәйхетдинова, сайлаган һөнәренә тугры калып, эшен күңел биреп башкара, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Валентина тормыш иптәше Илһам белән өч бала үстергән. Олы кызлары Гөлүзә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, уллары Айдар, Әлмәт политехника техникумын тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Төпчекләре Адилә Мөслим гимназиясенең өченче сыйныфында белем ала. Валентина белән Илһамның беренче оныклары да бар!

Лилия Шәймиева
 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев