Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Кыш ничек киләчәк?

Быелгы кыш нинди булыр? Көз белән саубуллашып, кышка аяк баскан көннәрдә һәркемне шушы сорау борчый.

Ел елга охшамас, ди өлкәннәр. Бу, чыннан да, шулай. Ни дисәң дә, табигать кануннарын үзгәртү мөмкин эш түгел.
Быел май һәм июнь айлары, алдагы еллар белән чагыштырганда, нык салкын һәм яңгырлы булды. Аның каравы, июль-августта чамадан тыш кызу булды. Температура +30дан төшмәде дә диярлек.

– Быелгы көз аеруча матур һәм якты килде. Сентябрьнең җылы һәм коры торуы да үзенчәлекле булды. Бала-чаганы урамнан җыеп алып кереп булмады. Безнең әби-бабайлар гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын табигать сынамышларына нигезләнеп фаразлый иде. Гадәттә, көзнең ничек килүе алдагы кышның ничек киләсен юрарга нигез булып тора иде. Агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюыннан чыгып та, салкын яисә җылы кыш киләсен чамалап була. 1978 елның кышында 52 градус салкыннар да булган иде, – ди Раушания Ахунова.
Узган елгы җәй дә чиктән тыш кызу булгач, халык кышны галәмәт салкын булыр дип көткән иде. Һәм шулай булды да! Быел да кыш җәйгә охшап килер төсле. Декабрь башы гына, ә нинди салкын көннәр тора! Алдагы өч көндә дә Мөслимдә көндез – 13-17, төнлә 20 градус салкын булыр дип көтелә.

– Быел көз җылы килде. Димәк, салкын кышны көтәбез. Зәмһәрир кыш киләсен агач яфракларының коелырга ашыкмавыннан да чамалап була, дияр идем. Көзен агачлар артык шәрәләнеп калмады. Былтыр кыш җәйгә охшап килде. Җәе кызу, кышы салкын булды дигәндәй. Ә менә 2020 елның кышы җылырак булып истә калган, – ди озак еллар күзәтүләрен дәфтәренә теркәп баручы райондашыбыз, Әмәкәй авылында гомер итүче Фирдәвес Гомәров.
Эссе җәй һәрвакытта да салкын кышны вәгъдә итми, ди синоптиклар.

– Узган ел декабрьнең беренче декадасында уртача температура -4 градус булган, айлык уртача температура -8, иң җылы көн 4 декабрьдә булган. Бу көнне җирлегебездә 5 градус җылылык күзәтелгән. Иң салкын көн 24 декабрьдә теркәлгән. Бу көнне Мөслимдә 31 градус салкын булган. 5-6 гыйнвар көннәрендә дә 31 градус салкыннар күзәтелгән. Кышның калган көннәрендә һәм февраль ае тулысынча 24 градус салкыннары белән безнең көндәлеккә теркәлгән. Беренче кар былтыр 10 ноябрьдә төшеп, тотрыклы кар катламы 12 ноябрьдә барлыкка килде һәм 5 декабрьгә җебеп тә беткән иде. Аннан кабаттан кар ныклап 16 декабрьдә генә ятты. Быел беренче кар 29 октябрьдә яуды, тотрыклы кар катламы 15 ноябрьдән барлыкка килде. Бүгенге көнгә кадәр иң салкын көн 3 декабрьдә булып, бу көнне җирлегебездә -29 градус булды. Бүгенге көндә туң катламы тирәнлеге 10-15 см тәшкил итә, – ди район метеостанция җитәкчесе Илнара Хәмидуллина.
Беренче кар төшкәннән соң кар ныклап кырык көннән генә ята дисәләр дә, быел табигать 40 көнне санап тормады. Кар иртәрәк ятты һәм эремәде.
Әмәкәй соноптигы Фирдәвес абыйның фаразлары күп очракта дөреслеккә туры килә. Чөнки Фирдәвес абый һәрвакыт үзе белән куен дәфтәре йөрткән. Һәм күзәтүләрен дәфтәргә бик еш теркәп барган. Бүген дә шул сынамыш-күзәтүләр дәфтәре өендә кадерле архив булып саклана.

– Быел сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышты. Бу шулай ук сынамыш. Димәк, быелгы кышта кар тирән булып ятачак. Быел кыш күз ачып йомганчы килде. Инде чыршы бизәр вакытка да якынлаштык. Халык былтыргы кышны салкын булды дип әйтә. Мин моның белән килешмим. Суыклар булса да, алар дәвамлы булмады бит, берничә көнлек кенә.  2019, 2020нче елларда кыш җылы килгәч, халык шул җылы кышка өйрәнеп, 2021 ел кышын салкын дип тойды. Ә уйлап карасаң, ул нормага туры килә торган кыш булды, – ди Үрәзмәт авылында яшәүче халык синоптигы Хәсән Вәлиев.
Күреп торабыз, ел фасылларында төрле үзгәрешләр барлыкка килә. Җәй көне дә, кыш көне дә аномаль температура ешрак күзәтелә башлады. Моны галимнәр климатның глобаль үзгәреше нәтиҗәсе дип аңлата.
Синоптиклар быелгы кыш, шулай да, бик салкын булыр дип көтә. Дәвамлы суыкларны алар кышның икенче яртысында булыр дип фаразлый. Аномаль салкыннар гына булмасын дип телик!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев