Табигать һәм без

Һәр үсемлек – табигать могҗизасы

Баланлы авылында яшәүче Илһамия Гәрәева шифалы үләннәр серләре белән уртаклаша

Баланлы авылында гомер итүче Илһамия Гәрәева сәламәтлекне саклау өчен табигый чараларга гына мөрәҗәгать итә. – Тормышымда шифалы үләннәр аерым урын алып тора. Табигатьнең бу бүләгенең чын кыйммәтен белүчеләр бик сирәк хәзер. 20 елдан артык гомеремне шифалы үләннәр җыюга, алардан файдалануга багышладым. Үсемлекләр турындагы белем безнең нәселдә буыннан-буынга күчә. Бабам да үләннәр җыеп, төрле чирләрне дәвалаган. Һәр үсемлек – табигать могҗизасы! Алар безгә сәламәтлекне сакларга, иммунитетны ныгытырга һәм тормыштан ләззәт алырга ярдәм итә. Тик, барлык файдалы үзлекләрне саклап калу өчен, үсемлекләрне ничек һәм кайчан җыярга кирәклеген белү мөһим, – ди Илһамия апа.

Илһамия Гәрәева./ Фәния Хафизова фотосы.
Илһамия Гәрәева./ Фәния Хафизова фотосы.

Илһамия апа иртә таңнан урманга барып, экологик яктан чиста үләннәр җыя. Ул үлән җыела торган урыннарны җентекләп сайлый, кайсы вакытта нинди үсемлекләр җыярга кирәклеген яхшы белә. – Үләннәрне киптерәм, ваклыйм һәм төнәтмәләр, кайнатмалар, мазьлар әзерлим. Үләннәр кешеләргә төрле авыруларны җиңәргә ярдәм итә. Шул рәвешле мин кешеләргә сәламәт һәм бәхетле булырга ярдәм итүче табигать кисәкчеген бүләк итәм, дип уйлыйм. Ютәл төшкәндә, тән сыдырылганда, бәрелгәндә ярдәм итүче үләннәр бар. Начар авыруларны җиңәрдәй үләннәр юк әлегә. Кечкенә чакта балалар авырганда да төрле үлән төнәтмәләре эчерә идем. Тик шуны онытмагыз: үләннәр даруларны бөтенләй алыштыра алмый. Сабый чакта яраларга бака яфрагы куйганны һәркем хәтерлидер. Күңел төшсә, ромашка чәе дә эчәбез. Болар – җиңелчә авыртуны, шик-хәвефне баса торган чаралар, – ди Илһамия апа.

Үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турындагы белемен балаларына һәм оныкларына да тапшырырга тели.

“Яшьләр үләннәр җыю һәм алардан файдалану серләрен өйрәнүгә тартылсын иде. Табигать дөньясы гаҗәеп бит ул!” – ди Илһамия апа.

Фармацевтика үлән белән дәваланудан башлангыч алган. Бүген үләннәр нигезендә әзерләнгән даруларны даруханәләрдән сатып алып була. Үләннәрне дә табиб белән киңәшләшеп кенә кулланырга кирәк, чөнки организмның аларга ничек реакция ясаячагын белмисең.

– Августта сары мәтрүшкә җыеп калырга тырышам, ул – ялкынсынуларга каршы бик әйбәт чара. Зәңгәр мәтрүшкәне чәчәк ату чорында әзерлим. Ул тынычландыра, эреннәрне чыгара һәм дезинфекцияли. Меңьяфрак кан туктату үзлегенә ия, ялкынсынуларга каршы кулланыла, бактерицид үзлекләре бар. Бака яфрагын, гадәттә, йөткергәндә, ашкайнатуны яхшырту өчен кулланабыз. Чамбырны бик яратам! Ул салкын тигәндә, йөткергәндә һәм бронхит вакытында кулланыла. Үләннәрне җыяр өчен яңгырсыз, кояшлы көн уңышлы. Үсемлекләрне тамыры белән йолкып алмагыз. Кайбер үсемлекләр белән сак булыгыз! Мәсәлән, сары мәтрүшкә күп даруларның тәэсиренә тискәре йогынты ясый ала, ә канлы үләндә агулы компонентлар бар. Беренче тапкыр дару үләннәре җыярга барасыз икән, бутамас өчен, башта аларның тышкы кыяфәтен өйрәнергә киңәш итәм, – ди Илһамия апа.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев