Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Нәфесен тыя алмаган

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак

Мөслим районы прокуратурасы 39 яшьлек актанышлыга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш рульгә утыру).

Тикшерү версиясе буенча гаепләнүче зат, 2022нче елның 7 маенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган һәм, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, кабат алкоголь кулланган хәлдә рульгә утыра. Юлда ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Тикшерү барышында гаепләнүченең спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы ачыклана. Аның организмында 1,918 мг/л этил спирты табылган.

– Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

РФ Җинаятьләр кодексының 64нче маддәсе нигезендә суд аңа дәүләт файдасына 30000 сум штраф билгеләде һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итте.  Хөкем карары үз көченә керде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев