Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Йодрыгын эшкә җиккән

Тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүче 37 яшьлек ир-ат суд каршында җавап тотты

Мөслим районы прокуратурасы 37 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу).

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2024нче елның 29 гыйнварында кич Мөслим авылында яшәүче танышының йортында була. Танышы белән талашып китәләр. Шунда ул аягы белән зыян күрүченең күкрәгенә тибә. Җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, гаепләнүче йодрыгы белән зыян күрүченең башына, йөзенә берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә зыян күрүче тән җәрәхәтләре ала.

– Зыян күрүченең сул яктан берничә кабыргасы, борын сөяге сына. Күзләренә кан сава, сәламәтлегенә зыян килә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Тикшерү барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә өч ел сынау шарты белән 2 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары законлы көченә керде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев