Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Язмыштан узмыш юк

Язмышка язылганны күрмичә, гүргә кереп булмый, диләр. Хак сүзләр...

Гаиләдә бердәнбер бала булган Рәсимә ана назын һәм җылысын йөрәге белән кабул итеп, рәхмәтле булып үсмәде. Аңа һәрвакыт нәрсәдер кирәк иде. Балалар бакчасына йөргәндә, иң матур шигырь аныкы булырга тиеш иде. Шулай булмаса, тәрбияче апаларының тәмам җелеген корытып бетерә иде кыз. Аңа ошаган шигырьне башка кыз яисә малайга бирсәләр, ул, шигырьне бертуктамый кабатлап, бәйрәмдә иптәшен елатмыйча туктамый иде. Артык акыллы һәм хәйләкәр булып үсте ул. Аның дуслары да бармак белән генә санарлык иде. Аларны да конфет белән алдап кына янында тота иде Рәсимә. Тәкәббер, үзен генә яратучы кызның тизрәк үсеп, зурлар төркеменә күчүен тәрбиячеләре бик көтте.

Алтыныкы – алтмышта дигәндәй, мәктәптә дә үзгәрмәде Рәсимә. Тагын да ныграк көйсезләнә, “сырлана” башлады. Тик укуына теш-тел тидерерлек түгел иде. Характеры “ташка үлчим” кыз бөтен фәннәрне дә “5”легә үзләштерә иде! Бар кешегә дә йомшак күңелле булырга димәгән, дип, әнисе кызының каты бәгырьле булуына күз йомарга тырышты. Азып-тузып йөрмәгәч, холык нәрсә инде ул?!

Гөлүсә апа һөнәре буенча тегүче иде. Кызын ялгыз үстерде. Елап интектермәде сабый. Имезү белән йокыга тала иде. “Бигрәкләр дә матур, бәхетле булсын!” – дип тели иде ана. Бәхет кенә түгел, тәүфыйк, иман да телисе калган да бит баласына!..

– Әни, чыгарылыш кичәсендә иң матур күлмәк һәм беркемдә дә булмаган түфлиләр миндә булырга тиеш! 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Фото - Татар-инфоорм архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев