Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бумеранг

Һәрнәрсә өчен түлисе. Моны Мәкъсүт соңлап аңлады

Чит районга килен булып төшкәннән соң, Румия үзен иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп тойды. Көмәнле дип тормадылар – киленне кайнана да, кайната да якын итте.

“Оныгыбызның әнкәсе” дип, өрмәгән урынга да утыртмадылар үзен. Румия дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирде, кайнана белән кайнатага үз кызлары кебек булырга, булдыра алганча аларны тәрбияләргә тырышты.

– Әллә Мәкъсүтне өйләндерергә дә җитештегезме? Бер дә йөргән кызы бар дип әйтми иде, Миңсылу. Ниткән килен ул тагын? Кичә-бүген генә барлыкка килдеме әллә, Ходаем?

Бөтен җиргә кысыларга, дөнья хәлләре һәм гайбәтләрнең үзәгендә булырга яраткан Хәдичә Миңсылу апаны уттан алып суларга салды. Үзе дә белми, аңламый калды шул эшләрнең ничек мондый борылыш алганын.

Ул көнне Мәкъсүт өйгә кайтты да: “Әни, мин өйләнәм, өч ел яратып йөргән кызым бар. Менә шулкадәр акыллы, тәртипле ул, әни! Һичшиксез ошаячак сиңа, менә күрерсең!” Мәкъсүтнең йөрәгендә мәхәббәт уты яшәгәнен әни кеше белмиме соң инде?! Бишенче курсны тәмамлаганда, чыгарылыш бәйрәмендә читтән генә елмаеп торган кызга Миңсылу апа да игътибар иткән иде шул. Шул балакай микән әллә?! Мәкъсүт кызның фотосын күрсәтте. Әйе, шул! Көрәнсу бөдрәләре иңнәренә үк төшеп торган, ямь-яшел күзле сылу! Орчык кадәр генә буена зәңгәр күлмәге бигрәк килешеп тора. Әрсезлеге дә бар бугай! Әнисе, улының бәхетенә сөенеп, яраткан пары белән кавышу мизгелләрен уйлап, баласыннан да ныграк сөенде. Әтиләре – хуҗалык рәисе. Кырыс холыклы хуҗа бу хәбәрне ничегрәк кабул итәр? Ярар, үги малай түгел бит, сөенми кая китәр?!

Фото – Татар-информ архивыннан 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев