Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кырын эш 40 елдан соң да беленә

Велосипед алу тарихы яки карак исемен күтәрү озак түгел.

Рәшитнең улы яңа велосипед сорый. Иптәшләрендә булгач, аңа да кирәк! Тик техника алыр өчен акча юк. Ишле гаиләдә икең дә эшләп тә акча җиткереп булмый әле!.. Хәләле Айсинәгә күпме акча алып кайтсаң да әз! Тик үзенең эшкә чыгасы килми. “Мин – хуҗабикә. Кайтуыгызга аш пешкән, өй җыештырылган, балалар караулы, тагын ни кирәк?!
Өстәмә эш тап, ир-ат бит син!” – дип игәүләргә генә тора. Эш эзләмәде түгел, эзләде Рәшит. Тик авыл җирендә каян эш табасың?!

– Әнә, күрше Әнвәр эшләп тә куя, ичмаса! Эшеннән кайта да, металлолом җыярга чыгып китә. Беткән авылларда, элек техника парклары булган җирдә “дачурта” бит инде ул тимер! Ник шунда барып карамыйсың?! Итсез аш тәмам ялыктырды, уйла берәр нәрсә! – ди Айсинә.
Хатынының көн дә игәүләве туйдырды Рәшитне. “Әллә Себер якларына чыгып китәргәме?” – дигән уй да килә. Тик анда да “арттан төртүчеләр” кирәк.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев