Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Вәлиева: Рәис – ул тарихи контекстлы татар сүзе

Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының яңартылган атамасы татар тамырларын һәм республика тормышындагы тарихи вакыйгаларны чагылдыра. Татарстан җитәкчесенең яңа атамасының абруе, һәрхәлдә, әлеге вазифаны биләгән конкрет шәхеснең нәтиҗәле һәм продуктив эшеннән торачак. Мондый фикерне «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

«Рәис сүзе 19 гасырда, 20 гасыр башында да нәкъ менә югары вазифаи затка карата кулланылган. Мисал өчен, ТАССР Халык комиссарлары советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәет-Галиев, аның варисы шулай ук рәис дип аталган. Шулай булгач, бу татар сүзе. Һәм аның ТР Конституциясендә беркетелүе, бүгенге шартларда туган сорауларны юкка чыгара дип уйлыйм», - дип аңлатты Вәлиева.

Аның сүзләренчә, республика җитәкчесе абруеның асылы аның вазифасының формаль атамасыннан түгел, ә Татарстанның күпмилләтле халкы хакына аның реаль эшләреннән тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zila-valieva-rais-ul-tarixi-kontekstly-tatar-suze-5864714

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев