Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзү ярышлары

8-9 апрельдә Минзәлә шәһәрендә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышы узды.

Анда 24 командадан 200дән артык спортчы көч сынашты. Мөслим  районы җыелма командасы составында сигез спортчыбыз чыгыш ясады. 200 метрга брасс белән йѳзүдә Амира Шәйхразиева өченче урынны алды һәм II спорт разрядын үтәде. Калган спортчылар үз нәтиҗәләрен яхшырттылар һәм спорт разрядларын расладылар. Ярыш барышында тренерлар өчен судьялык итү буенча семинар оештырылды. Спорт мәктәбе тренерлары Алмаз Дәүләтшин һәм Алмас Латыйпов аттестацияне уңышлы үттеләр һәм судья разрядларын расладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев