Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортлар яңа “күлмәк” кия

“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы ярдәмендә бу җәйдә Мөслим авылының Вахитов урамындагы күпфатирлы 11, 13, 25нче йортлар ремонтлана.

Ремонт керәсе йортларның ба­рысы да ике катлы. Вахитов ура­мындагы йортлар территория­сен өлкәннәр “РТС ишегалды” дип йөртә. Йорт белән бергә картай­ган өлкәннәр ремонт барышын тәрәзәләрдән дә күзәтә, урамга чыгып, төзүчеләрне җылы сүзләр белән мактап, үсендереп тә җибәрә.

– Җирлектәге күпфатирлы 60 йорт­ка берничә ел дәвамында төрле эш төрләре буенча капиталь ремонт үткәрелде. Быел Вахитов урамындагы әлеге өч йортта фасад ремонтланачак. Моңа өстәп отмосткалар ясалачак һәм подъезд ишекләре алыштырылачак. Йортларның цоколь өлеше җылытып эшләнәчәк. Көннәр матур торса, эшләр озакка сузылмас, дип уйлыйбыз, – ди “Мөслим” идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова.

25нче йортта төзүчеләр эшне башлады инде. 1981 елда кулланы­лышка тапшырылган йортта 21 фа­тир исәпләнә. “Строймус” җәмгыяте бригадиры Илһам Гәрәев кул астын­да дүрт ир-егет эшли. 25нче йортта эшләр төгәлләнгәч, бригада ремонтны янәшәдәге 11нче йортта дәвам итәчәк. Бу йорт 1974 елда салынган булган. Биредә 16 фатирда 60ка якын кеше яши.

Күпфатирлы йортлар ремонтлану­га шул йортта яшәүчеләрдән дә ны­грак шатланучы юктыр. Бу аңлашыла да, узган гасырның 70-80нче елла­рында сафка баскан йортларның моңа кадәр бары түбәсе алыштырыл­ган, су һәм канализация челтәрләре яңартылган иде. Райондашыбыз Роза Исламованың яшьлек еллары шушы йортларның берсендә үткән.

– Мин Вахитов урамындагы күпфатирлы 13нче йортта яшим. Биредә 40 елдан артык гомер кичерәм. Тормыш иптәшем белән ике бала үстердек, алар шунда буй җиткерделәр, олы тормыш юлына шуннан аяк бастылар. Ремонт керә дигәч, бик сөендек. Башка йортлар­ны тышлагач, безнекеләр моңаеп кал­ган төсле тоелган иде. Тиздән безнең йортта да ремонт эшләре башланачак. Әлегә 25нче йортта тулы куәтенә эш бара, – ди 75 яшьлек Роза Исламова.

Роза апа яшәгән йорт 1979 елда сафка баскан. 22 фатирлы йортның гомуми мәйданы 953 квадрат метр тәшкил итә.

– “Строймус” оешмасы күпфатирлы йортларга беренче генә тапкыр ре­монт ясамый. Капиталь ремонт өчен 7 миллион 123 мең сум акча каралган. Аның 1 миллион 950 мең сумы район бюджетыннан бүлеп бирелә. Республи­ка программаларының җирлегебез өчен әһәмияте бик зур, – ди район Башкарма комитетының инфраструк­тур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбаса­ры Илнар Сәйфиев.

Капиталь ремонт программасына кергән йортларны металлосайдинг белән тышлыйлар. Пушкин урамын­дагы күпфатирлы йортлар кебек, фа­сад өч төстәге калай белән эшләнә – соры, караңгы соры һәм алтын имән төсендә. Мөслим стилендә “күлмәк” кигән йортлар районыбыз йөзен та­гын да матурлар.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев