Йорт төзелә
Яңалыклар

Йорт төзелә

Мөслимнең Банк урамында барган йорт төзелеше әкренләп финиш сызыгына якынлаша.

18 фатирлы йортны Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзи. Йортка узган елның августында нигез салынган иде. Йортның диварлары күтәрелгән, пластик тәрәзәләр куелган. Бүген төзүчеләр түбә яба. Электр линиясе эшләнә. Аннан эчке эшләр башланачак. Йорт ел азагына кулланышка тапшырылыр дип көтелә.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев