Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язның яме бозылмасын

Район Башкарма комитеты каршындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Анда 2016 елның язгы ташу нәтиҗәләрен киметүгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасын әзерләү турындагы мәсьәлә каралды. Гидротехник һәм инженер-техник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмау, материал һәм финанс средстволар резервының...

Район Башкарма комитеты каршындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Анда 2016 елның язгы ташу нәтиҗәләрен киметүгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасын әзерләү турындагы мәсьәлә каралды. Гидротехник һәм инженер-техник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмау, материал һәм финанс средстволар резервының күләме аз булу - халык куркынычсызлыгына тискәре йогынтны ясардай факторлар дип билгеләп үтелде. Язгы ташу чорында халыкка җитәрлек дәрәҗәдә мәгълумат бирүне оештыру бурычы куелды. Электр, элемтә, газ линияләрен саклау, юлларны, суүткәргеч торбаларны, күперләрне ташу суы килүгә әзерләп кую, авария очрагына техника әзерлеге - шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә хәлиткеч шарт булып тора. Бу чорда Мәллә, Ык елгаларында су биеклеге даими тикшереләчәк, җаваплы хезмәткәрләр тәүлек әйләнәсе дежур торачак. Авыл хуҗалыгы формированиеләренә складларга, торакларга су үтеп кермәсен өчен алдан чара күрү мөһим. Ветеринария белгечләре тарафыннан биотермик чокырларга игътибар бирелергә тиеш, дип ассызыкланды комиссия утырышында. Тиздән мәктәпләрдә язгы каникуллар башлануын, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне дә күз уңында тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев