Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярсып чаба бәйрәм атлары

Ат өстендәге җайдак үзен тыныч тота икән, ярыш уңышлы булачак!

Күпләр Сабантуйга ат чабышы карар өчен килә. Әлеге мавыктыр­гыч спорт төре беркемне дә бита­раф калдырмый. Быел да Сабантуй­да җанлы тамаша күзәттек.

Чабышлар башланганчы, “Аргамак” ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Пушинка, Зита атларында, Будулай кушаматлы понида чыгыш ясады. Бу аларның тамашачылар алдында берен­че чыгышлары иде.

Юртаклар дүрт заездда көч сы­нашты. Беренче заездда Бэст Эвер кушаматлы ат җиңде. Наезднигы – Мөхәммәтдин Хәертдинов (“Арга­мак” мәктәбе). Флип ФО ИТ – икен­че урында, аның наезднигы – Мәхмүт Баһаутдинов (Мөслим). Меломан ку­шаматлы ат өченче килде. Наезднигы – Фазаел Вәлиев (“Аргамак”).

Икенче заездда 9 яшьтән өлкәнрәк юртаклар чапты. Арчбольд Гоновер беренче килде. Наезднигы – Мәхмүт Баһаутдинов. Ат Америка Кушма Штат­ларында туган. Икенче урында – Сар Фэп, жокее – Тимерҗан Нургалиев (“Август-Мөслим”). Бакалы районын­нан Андрей Котковның Крепкий куша­матлы аты өченче булды.

Өченче заездда Мәхмүт Баһаутдиновның Америкада туган Ле­бенсон Гоновер кушаматлы аты җиңү яулады. Икенче урында – Оренбург өлкәсеннән Илнур Исхаковның Бене­фис кушаматлы аты. Голд Принц атын­да Фазаел Вәлиев өченче килде.

Дүртенче заездда Тойгелдедән Ай­дар Зиннуровның Алигарх Чис аты җиңде. Бакалы районыннан Опречник кушаматлы юртак икенче килде. Наезд­нигы – Игорь Тихонов. “Аргамак”тан Падишах – өченче (наезднигы – Фаза­ел Вәлиев).

Юртаклар арасында финал яры­шында Лебенсон Гоновер җиңү яула­ды. Арчбольд Гоновер икенче урында, Бэст Эвер – өченче.

Чабышкы атлар арасында ярыш­лар киеренке барды. Бер ат юлдан тай­пылып, абынып егылды. Моны күреп, күпләрнең йөрәге әрнегәндер. Бердән, яшь жокей өчен курыктык. Икенчедән, егылган ат өчен борчылдык. Шөкер, жо­кейга да, атка да зур зыян килмәде. Ат аягын авырттырган, диделәр. Ул алга таба ярышларда катнаша алыр, дип ышанабыз.

Икенче ат наезднигын ташлап калдырды һәм финишка берүзе кил­де. “Ашыгыч ярдәм” алып киткән наездникның хәле әйбәт, амбулатор медицина ярдәме ала.

Беренче булып чапкан татар аты фи­нишка килеп җиткәндә генә киреләнә башлады һәм ахырга кадәр чабудан баш тартты. Наездник сикереп төшеп, атны финишка кадәр сөйрәп барды. Тамаша­чылар атны һәм аның наезднигын ал­кышлар белән сәламләде.

Ярышта беренче урынны Оренбург өлкәсеннән Дияр Бикбауның Азард Гло­ри аты яулады. “Аргамак” ат спорты мәктәбеннән Пангалия кушаматлы ат – икенче урында (наезднигы – Ринас Маннанов). Сарман районы Әлмәт авы­лыннан Азат Тимербаев Иркә кушамат­лы атында өченче килде.

Азат Тимербаев әйтүенчә, атлар Са­бантуй җиткәнен сизеп, түземсезлек белән көтеп тора. Азатка – 22 яшь, ул алтынчы класстан ук атта йөри. Биш ел туктап торганнан соң, быел та­гын ярышларда катнашырга булган. “Иркәне әле ике атна элек кенә са­тып алдык, шуның бер атнасын гына өйрәттем һәм ул бүген яхшы нәтиҗә күрсәтте. Кайбер атлар тыныч холыклы була, әмма минем Иркә андый түгел – ярсый, чаптырып җибәрсәң, хәле бетмичә туктамый. Безнең хуҗалыкта – 21 ат, нигездә авыл атлары асрыйбыз. Бүген төнлә берсе колынлады. Гомумән, атлар – бик акыллы хайваннар. Алар­га каршы сүз әйтергә, сугарга ярамый. Үпкәләп, наездникны алып ыргытыр­га яки ярышка чыгудан бар тартырга да мөмкиннәр”, – дип сөйләде Азат.

Ләйсән Сабирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев