Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Сәеттә үзешчәннәр чыгышы

Район үзешчәннәре Яңа Сәет авылы халкына концерт күрсәтте.

Яңа Сәет авылында мәдәният йорты юк. Концертны, җәйге ямьле кичтән файдаланып, урамда – кибет каршында оештырдылар. Көтү кайту белән башланган концерт ике сәгать дәвам итте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл үзешчәннәре дә кушылды. Концерт Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин тәкъдиме белән оештырылды. Яңа Сәет егете Фәнис абый авылдашларына бүләк ясарга булган. Авылдашлары да буш кул килмәгәннәр. Концертта катнашучылар һәм тамашачылар өчен мул табын әзерләнгән иде.

Концерт карарга күрше авыллардан да, район үзәгеннән килүчеләр дә күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев