Яңа форматта эшлиләр
Җыр-моңга, сәнгатькә булган мәхәббәтне бернинди авыру да сүндерә алмый. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре пандемия шартларында да мәдәни чаралар үткәрүдән туктамады.
Коронавирус инфекциясе шартларында мәдәният учакларының эшчәнлеге, чараларны үткәрү форматы үзгә булды. Болар хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Салихҗанов белән сөйләштек.
– Ирек Фаязович, пандемия шартларында мәдәният бүлеге дә эшчәнлеген үзгәртергә мәҗбүр булды. Карантин чорында ничек эшләдегез?
– ТАССРның 100 еллык, Җиңүнең 75 еллык юбилейларын каршы алырга әзерләнеп йөргәндә, илдәге вәзгыять үзгәрде. Авыл үзешчәннәренең гөрләп барган смотр концертлары өзелде. Мәдәният бүлеге пандемия шартларында эшчәнлеген онлайн форматка күчерергә мәҗбүр булды. Район мәдәният йорты, 37 авыл мәдәният учагы, үзәк китапханә һәм музей хезмәткәрләре яңа эш форматын тиз үзләштерде. Заманча гаджетлардан актив кулланган яшь буынны мәдәният дөньясына тартуда уңышлы адым булды бу. Чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбызга да район тормышы белән танышу мөмкинлеге туды.
Һәр мәдәният учагы, музей һәм китапханәнең интернет челтәрендә үз бите булдырылды һәм анда актив эшчәнлек алып барыла. Тамашачылар Җиңү көненә, ТАССР төзелгән көнгә, Әниләр көненә багышланган онлайн концертларны яратып карады. Онлайн эшчәнлек белән беррәттән ачык һавада да чаралар уздырдык. Хәтер һәм тынычлык көне, районкүләм чыгарылыш кичәсе, Татарстан Республикасы көне, Укытучылар көне, Уңыш бәйрәмендә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә концертлар куйдык, милли гореф-гадәтләребезне пропагандалау максатында каз өмәсе күренешен дә күрсәттек.
– Ел саен уздырылучы конкурс-фестивальләр дә тукталмады дип беләбез.
– Өлкән яшьтәге үзешчәннәр арасында ел башында ук “Безнең әле алтын чак” районкүләм конкурсы гөрләде. Сайлап алу турын уңышлы узган 80нән артык үзешчән 5 февраль көнне тамашачыны кичке уен, капка төбе форматында искиткеч матур концерт белән сөендерде.
Республика Президенты патронажы астында уздырылучы “Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестиваленең зона сайлап алу туры Мөслимдә узды. 6-7 март көннәрендә Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск каласыннан 1200 кунак кабул иттек. Югары квалификацияле, күпсанлы жюри, дөньяның һәр ноктасыннан күзәтеп була торган онлайн трансляция, көчле көндәшләр! Чын мәгънәсендә “көрәш кыры” булды ул. Мөслимлеләр данын яклап чыгыш ясаган 200 яшь үзешчән сынауны “бик яхшы” билгесенә тапшырды. Чөнки бер генә районнан да дүрт бию төркеме I дәрәҗә лауреат исеменә лаек була алмады!
Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең республика зона сайлап алу турыннан Казан каласына чакыру белән кайтты безнекеләр. Үзешчән театр коллективлары арасында уздырылучы “Идел-йорт” фестивалендә быел Иске Карамалы авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Замандаш” театр коллективын тәкъдим иттек. КВН уеннарын санитар тәлапләрне катгый үтәп уздырдык. Конкурс барышын онлайн трансляция белән тамашачыларга да күрсәттек. Шулай да кечкенә талантларны барлау максатында уздырылучы “Яшь бөреләр” фестивале, оешма-предприятиеләр үзешчәннәренең смотр конкурсы киләсе елга күчерелде.
Бу көннәрдә районда балалар һәм зурлар үзешчән театр коллективлары арасында конкурс бара. Иң яхшы чыгышлар, әлбәттә, район мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
– Ирек Фаязович, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм туган як музее эшчәнлекләрен ничек алып бара?
– 27 марттан китапханәләр онлайн эшләүгә күчте. Китапханәчеләр дә яңа форматта эшләргә бик тиз өйрәнде. Онлайн форматта рәсем конкурслары, шигырь бәйгеләре, флешмоблар, видеоэстафеталар һәм башка чаралар даими уздырыла.
Пандемиягә карамастан, музей эше тукталмады, киресенчә онлайн форматта төрле юнәлешләр кулланылды. Рәссамнар Рәйхан Хантимеров һәм Кузьма Ивановның, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәләре күргәзмәләре эшләде. “Батырлар йорты” ачылу да шушы вакытка туры килде. Яңа зал ачылу музей эшчәнлегенә зур этәргеч булды. Анда укучылар өчен, саклык чаралары кулланып, тематик экскурсияләр, музей дәресләре, лекцияләр, кызыклы очрашулар үткәрелә. Музей хезмәткәрләре “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында инстаграм челтәрендә районның тыл ветераннарына багышланган чаралар үткәрде.
– Карантин чорында тукталып торсалар да, эстрада артистлары да күренгәли башлады. Аларга нинди таләпләр куела?
– Башка еллар белән чагыштырганда эстрадасы артистларының концертлары кимеде, билгеле. Халыкның үзаңы, саклану теләге югары булгангамы, соңгы вакытта концертларга билетлар да аз сатыла. Шуңа бәйле кайбер концертлар кичектерелә.
– Алда – Яңа ел бәйрәме. Ул быел ничек узачак?
– Тамашачыларны традиция буенча “Яңа елга серле тамаша” карарга чакырабыз. Ул, барлык санитар таләпләрне үтәгән хәлдә, яртылаш тулы залда узачак. 2021 елга бары изге теләкләребез: элекке гадәти эш режимында, тулы заллар, көчле алкышлар астында күпсанлы матур чаралар уздырырга насыйп булсын!
Әлфинур Ногманова.
Фото – мәдәният бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев