Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хыяллар тормышка ашканда...

Сәнгать мәктәбе укучылары «Звезды из завтра» проектында катнаштылар

Балачакта кем генә йолдыз булырга, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыялланмый икән. Мондый хатирәләр һәркемнең күңел сандыгында бар. Тик бик азлар гына үз хыялына тугры калып, сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясый. Мәктәбебездә шөгыльләнүчеләр арасында үз иҗатлары белән популяр казанган нәни йолдызчыклар бик күп. Бүген инде алар танылган сәнгать әһелләре эзеннән атлап, профессиональ дәрәҗәдә музыка серләренә төшенә. Республикакүләм оештырылучы "Звезды из завтра" проекты балаларга нәкъ менә шушы юнәлештә яңа мөмкинлекләр ача. Әлеге проектның төп максаты - республиканың төрле шәһәр-районнарыннан сәләтле балаларны барлау, аларны яңа үсешкә канатландыру нияте белән бөек артистлар белән беррәттән чыгыш ясарга мөмкинлек бирү. Узган якшәмбедә әлеге проектның быелгы сайлап алу туры старт алды. Яр Чаллы зонасында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Яр Чаллы сәнгать көллиятендә җыр сәнгате, халык уен кораллары һәм фортепиано бүлеге укучылары танылган дирижер, композитор Рөстәм Абязевка үз иҗатларын тәкъдим итте. Кем белгән бит? Бәлки быел да укучыларыбызга әлеге данлыклы сәнгать эшлеклесе җитәкчелегендә "Ля Примавера" дип исемләнгән дәүләт камера ансамбле белән берлектә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелер. Нәтиҗәләр барлык зоналарда тыңлаулар төгәлләнгәч билгеле булачак. Искәртеп узабыз, әлеге дәрәҗәле проектта укучыларыбыз инде 2 ел рәттән җиңүгә иреште. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова һәм халык уен кораллары бүлеге баянчысы Әмир Габделхаков фестиваль лауреатлары булдылар. Алар Рөстәм Абязевның камера оркестры солисты буларак зур концертта чыгыш ясаган иделәр.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев