Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хуҗабикә»ләр акциягә кушылды

Иске Карамалы авылындагы оешкан «Хуҗабикә» клубы кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга көнкүреш кирәк-яраклары әзерләүдә катнашты.

Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы игълан иткән "Кайсыгызның кулы җылы" акциясенә кушылып, Иске Карамалы мәдәният йортында эшләп килүче "Хуҗабикә" клубы әгъзалары Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга йон оекбашлар, җылы перчаткалар, көнкүреш кирәк-яраклары әзерләүдә, җыюда катнашты.

"Бүген солдатларны әзерләүләр пунктына - Казанга баручы авылдашларыбыз күчтәнәчләребезне тапшырачак, изге теләкләребезне җиткерәчәк. Илләребезгә - иминлек, һәммәбезгә сәламәтлек телибез. Балаларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз", дип хәбәр итәләр Иске Карамалы мәдәнит йортыннан.

Фото - Иске карамалы мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев