Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Велойөреш узды

Россия флагы көне уңаеннан “Мөслим йөрәге” скверенда  велойөреш оештырылды.

Чарага вакытларын файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр килгән иде.

Күңелле музыка астында теләгән кешегә аквагрим ясатырга мөмкинлек тудырылды, Россия триколорын тарату акциясе дә оештырылды.

Район башлагы Альберт Хуҗин бәйрәмгә килгәннәрне сәламләде, Россия флагы тарихы белән таныштырды. Юнармия отряды егетләре Россия флагын алып керделәр, гимн яңгырады. Ярышка чыкканчы бергәләр зарядка ясап алдылар. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров велойөреш турында мәгълүмат җиткерде, маршрутны аңлатты һәм ярышка старт бирде. Билгеле бер дистанцияне узган велосипедчылар ярыштан канәгать калдылар.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев