Усаклык авылының 90 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәкләр
Быел Исәнсеф авыл җирлегендә урнашкан Усаклык авылы оешуга 90 ел тула.
Шул уңайдан 26 май көнне Усаклык авылында “Якташлар очрашуы” узачак. Усаклык авылында туып үскән, бүген чит җирләрдә яшәүче барлык авылдашларны, якташларны һәм кунакларны очрашуга көтеп калабыз, дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар. Очрашу 14.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев