Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урмансыз калмабызмы?

Быел да байтак урманнарга ефәк корты хуҗа булган

Узган ел Вәрәшбаш, Симәк тирәсендәге урманнарда яфраксыз калган агачлар күп иде. Быел да урман буеннан узганда, яфрагы калмаган каеннар күзгә ташлана.

– Мөслим районында урманнар 26 мең гектар мәйданны били. Узган ел 20-30 гектар мәйданда ефәк кортына каршы агу препаратлар кулландык. Әмма ефәк кортлары быел да күренә. Алга таба кортлар кимер, дип уйлыйм. Ефәк корты Азнакай ягыннан килде, Иске Чакмак, Островка, Татар Смыловкасы, Рус Смыловкасы тирәсендәге урманнарда күп булды. Чыршыга кадәр ашады. Югыйсә ефәк корты имән, тал, каен, юкә агачларын ярата. Быел бу кортлар, узган ел белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Шулай да Бикмәч, Дусай, Баек, Түреш тирәсендә актив күренәләр, – ди Яңа Усы участогы урманчысы Ринат Гыймранов.

Ефәк кортларының күпләп барлыкка килүе соңгы тапкыр 1993 елда күзәтелүен дә билгеләп үтте Ринат Гыймранов. Ул елны кортларны юк итү өчен очкычларны да җәлеп иткәннәр: агуны һавадан сиптергәннәр. Өч дистә елдан соң ефәк корты янәдән баш калкыткан. Ринат Гыймранов кортларның үрчүенә климатның җылынуы, язның иртә килүе сәбәп булуын билгеләп үтте. Без белеп бетермәгән табигать циклы да булырга мөмкин, ди ул.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев