Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларның эшчәнлеге буенча җәмәгать тыңлаулары була

Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен 2018 нче елда Михайловка гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Макарова Ольга Николаевна, Мөслим лицееннан Фазылова Светлана Викторовна, Иванова Светлана Әнәс кызы, Хәбибуллина Эльвира Ринат кызы, Салауз Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Латыйпова Галия Хәфәзетдин кызы, Фәткаева Гөлнира Гаяз кызы "Мәгариф" милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерәләр.

24 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең актлар залында югарыда исемләнгән укытучыларның эшчәнлеге буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Әлеге чараның максаты - дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Район мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев