Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Уйнагыз, гармуннар!»

«Курай» паркында гармунчыларыбыз «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленә җыелдылар

23 сентбрь көнне "Курай" паркына районыбыз гармунчылары "Уйнагыз, гармуннар!" фестиваленә җыелды. Барысы 22 гармунчы сәхнәдә үз осталыгын күрсәтте, тамашачыларга моңлы көйләребезне бүләк итте. Араларында 4 яшь гармунчының да булуы чарага ямь өстәде. Авылларда гармунчыларыбыз күп. "Без кечкенә чакларда бөтен кичәләр гармун белән бара иде. Гармуннарны бетермәскә иде. Телебезне саклауга халык көйләре аша да үз өлешебезне кертә алабыз, дип, оештырабыз мондый чараны", - ди Фәнис Абдуллин. Гармунчыларны үзара очраштырырга, берләштерергә дә бер сәбәп бу. Гармун моңнарын тыңларга, кичке паркта ял итәргә авыл кешеләре дә килгән. Чара ахырында барлык гармунчыларга мәдәният бүлегенең рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев