Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяу булыйк!

Бәйрәмнәрне үз югарылыгында үткәрү бурычы тора.

Яңа елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып килә. Бәйрәм рухы хакимлек итә. Күтәренке кәефне хәвеф-хәтәр, көтелмәгән хәлләр бозмасын өчен җаваплы оешмаларның үз эшен намус белән башкарулары шарт. Районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында сүз шул хакта барды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Солтанов Яңа ел бәйрәме чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү өчен өстәмә чаралар турында сөйләде. Җирлек башлыкларының эчке эшләр бүлегенә бәйрәм үткәрү вакыты, урыны күрсәтелгән заявка җибәрергә тиеш булуын искәртте.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фидания Шәймәрданова бәйрәм чорында мәдәни учреждениеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләде. – Мәдәният бүлегенә 36 объект карый. Һәр оешманың иминлек паспорты, эвакуация планы бар. Район үзәгендәге ике объектка һәм 27 авыл клубына сигнализация төймәсе куелган, алты объектка янгынга каршы сигнализация тоташтырылган. Керү (пропуск) режимы эшли, – диде ул.

– Октябрь авыл җирлеге үз эченә дүрт авылны ала, 177 хуҗалыкта 315 кеше яши. Буш йортларны, кулланылышта булмаган биналарны контрольдә тотабыз, рейдлар үткәрәбез. Социаль яктан куркыныч гаиләләрдә булып, күрешеп торабыз. Бәйрәмнәрдә дежур тору оештырыла, – диде Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.
Мөслим районы буенча миграция хезмәте җитәкчесе Роза Маракина районда миграция торышы белән таныштырды.

– 2022 елның унбер аенда 198 чит ил кешесе исәпкә басты. Шуларның 118е – беренче тапкыр, 80 кеше кабат исәкә куелды. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан алтыга күбрәк. 167 кеше, исәптән төшеп, күченеп китте. Ел дәвамында биш кешегә районда яшәргә рөхсәт бирелде.  2021 елда унтугыз беркетмә төзелгән булса, быел кырык кешегә беркетмә төзелде, – диде Роза Маракина.
Чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган кешеләр белән очрашканда алар турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә дигән таләп куелды. Кибетләрдә, җәмәгать урыннарында шикле предметларга юлыккан очракта эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Салют-фейерверклар аттыру өчен һәр авыл җирлегендә торак йортлардан читтә махсус урын әзерләнергә тиеш. Рөхсәт алмыйча пилотсыз очыргычлар куллану да тыела.
Бәйрәмне үз югарылыгында уздыру һәрберебездән тора. Шуңа һәркайсыбыздан уяулык һәм игътибар таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев