Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уен кораллары кайтты

Халык уен кораллары бүлеге өчен гөслә, балалайка, домра, курай кебек 10 данә уен коралы кайтартылды.

Агымдагы уку елында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасы шактый тулыланды. «Мәдәният» милли проекты кысаларында мәктәпкә музыкаль инструментлар, укыту-методик әсбаплар, теоретик класс өчен җиһазлар кайтты. Шушы көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мәктәп янә милли музыка уен кораллары белән тулыланды. Халык уен кораллары бүлеге өчен гөслә, балалайка, домра, курай кебек 10 данә уен коралы кайтартылды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе коллективы ТР Мәдәният министрлыгына мөмкинлекләре өчен зур рәхмәтен белдерә, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев