Тырышканга дәүләт тә ярдәм итә
Яңалыклар

Тырышканга дәүләт тә ярдәм итә

Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауда ярдәм итә. Яңа Сәет авылында яшәүче Заһир Галимов беренчеләрдән булып 200 мең сум күләмендәге әлеге субсидиядән файдаланды. Ул сигез баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзеде. Бүген торакта дүрт савым сыеры һәм өч тана тора. Заһир Галимов...

Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауда ярдәм итә. Яңа Сәет авылында яшәүче Заһир Галимов беренчеләрдән булып 200 мең сум күләмендәге әлеге субсидиядән файдаланды. Ул сигез баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзеде. Бүген торакта дүрт савым сыеры һәм өч тана тора. Заһир Галимов белдерүенчә, әлеге программада катнашу аңа сөт һәм ит продукциясе сатып акча эшләргә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев