Түгәрәк өстәл артында сөйләшү
Яңалыклар

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү

«Мизгел» яшьләр үзәгендә волонтерлар белән очрашуга хәрби хәрәкәт ветераннары чакырылды

13 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Волонтерлар белән очрашуга Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов, Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең урынбасары - Алмаз Солтанов һәм Рамил Ризванов килде.

"Балалар белән бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә килеп чыкты", - дип хәбәр итәләр "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.

Фото - "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан


Нет комментариев