"Туган якны өйрәнү” музеенда “Шаҗәрәләр” бәйгесе төгәлләнде
Районыбызның "Туган якны өйрәнү" музенда "Шаҗәрәләр" бәйгесе төгәлләнде. Бәйгегә өч дистәгә якын эш кабул ителгән. Җиңүчеләр алты номинациядә төрле урыннарга лаек булганнар. "Иң борынгы" һәм "Эзләнүчән" номинацияләрендә иң яхшы эш дип Тойгелде авылыннан Фәния Хафизованың эшләре билгеләнгән."Стандарт булмаган якын килү" номинациясендә 1 урынга Михайловка авылыннан Гөлнар Минһаҗетдинова ясаган шаҗәрә лаек булган. "Саклаучы" номинациясендә иң - иң шаҗәрәләр дип Мөслим авылыннан Булат Әхмәтҗанов һәм Алинә Әхмәтҗановаларның эшләре бәяләнгән. "Иң матур" номинациясендә 1 урынны Тойгелде авылыннан Инзилә Габделхакованың һәм музей хезмәткәре Йолдыз Зәкиеваның эшләре алган. "Яшь эзләнүче" номинациясендә Дусай авылыннан Диләрә Шакированың шаҗәрәсе әйдәп бара.
Үзәк чыршы ачыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев