Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган як музеенда экскурсия

Очрашудан өлкәннәребез бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр белән кайттылар.

9 декабрь көнне - Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мөслим интернат-йорты социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен кызыклы, файдалы очрашу- экскурсия оештырдылар. Өлкәннәр ата-бабаларыбызның тормышы, көнкүреше белән таныштылар, экскурсоводларны бик игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, туган як тарихы, табигый тирәлекне характерлаучы экспонатлар, Мөслим районының күпьеллык үсешен чагылдырган стендлар белән таныштылар.
Бу матур очрашудан өлкәннәребез бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр белән кайттылар. Интернат-йорт хезмәткәрләре туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдиновага, фәнни хезмәткәрләр Равил Тимкинга һәм Венера Мөхәммәтҗановага  кызыклы чара үткәрүләре, өлкәннәргә карата җылы мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр, - дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев