Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспорт белән кабат исерек хәлдә идарә иткән ир-егет хөкем ителгән

Район прокуратурасы 47 яшьлек Зиннур нургалиевка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган. Әлеге маддәдә сүз исерек көе транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза алган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе хакында бара.

Суд тарафыннан ачыкланганча. 2016 нчы елның 25 августында З. Нургалиев РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 3 бүлеге нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган. (алкоголь исереклеге хәлендә һәм транспорт белән идарә итү хокукы булмаган көе яисә әлеге хокуктан мәхрүм ителгән көе транспорт чарасы белән идарә итү, бу гамәлләрдә җинаять җәзасы бирелүче гамәлләр булмаган очракта). Моннан тыш, аңа 10 тәүлек административ кулга алу рәвешендә җәза бирелгән. Әмма З. Нургалиев тиешле нәтиҗә ясамаган һәм кабат транспорт белән исерек килеш идарә иткәндә тотылган. 2016 нчы елның 11 сентябрендә, Иске Вәрәш авылыннан Мөслимгә килгәндә, аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм исерек булуын билгелиләр.

Гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд, җинаятьнең характерын һәм гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, Зиннур Нургалиевны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм аңа 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 1 елга сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама