Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышны яратуы көчле

Вәрәшбаш авылында гомер итүче Зәкәрия Нәфыйковка – 62 яшь. 24 яшендә урын өстенә кала. Табиблар аны, күп дигәндә, өч ел яшәр, дип фаразлый. – Ташкент шәһәрендә туып үстем. Ихатада тәмле сулы коебыз бар иде. Җәй саен коены, төшеп, чистарта торган идек. 26 метр тирәнлектәге шушы кое бәхетсезлек очрагына сәбәп булды да инде, – дип искә ала Зәкәрия абый. – 1984нче елның 1 апреле иде ул. Коены чистартып-тазартып, баскычтан менеп барам.

Ярты юлны үттем дигәндә генә баскычның бер аратасы сынды һәм мин түбәнгә очтым... Фрезерчы, шомартучы, бораулаучы һөнәрләрен үзләштергән егетнең куллары бар эшне дә белә. Йортихатадагы эшне “ялт” итеп эшләп куя торган була ул. Зәкәриянең коега төшүен ишеткәч, алты айлык бала белән декрет ялында булган хатыны коелып төшә. – Зәкәрияне ко е дан күтәргәндә берничә мәртәбә кое төбенә төшереп җибәрделәр. Әй интегеп тә куйды!.. Бүген дә күз алдымда.
Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк бит, тиз генә станциягә йөгердем. Ашыгыч ярдәм машинасы ике сәгать үткәч кенә килде. Зәкәриянең билдән түбән өлеше бернәрсә дә сизми иде. Хастаханәдә аны озак тикшерделәр, операция ясаганчы бер ай үтте. Операция дә алты сәгатькә сузылды. Табиблар сөенерлек хәбәр әйтмәде, “Озак яши алмаячак, аякка басмаячак” дигән сүзләре бүген дә колакта яңгырап тора, – ди Ирина апа.
Бер-берсен мәктәп елларыннан – алтынчы сыйныфтан ук яратып йөргән Зәкәрия белән Иринаның хисләренең ныклыгы авырлыкларда аеруча сынала. Ирина апа – хәләленең төп терәге. – Әни миңа: “Кияүгә чыккансың икән, артка юл юк. Хәзер сез – бербөтен, шатлыкларны гына түгел, авырлыкларны да тигез итеп күтәрә белергә кирәк”, – диде. Алда тагын да авыррак булачагын белдем. Зәкәриянең мәхәббәте, хөрмәте сынауларда сыгылмаска ярдәм итте, – ди Ирина апа.
Умыртка баганасы сынган Зәкәрия, хастаханәдә алты ай ятып, өенә инвалид коляскасында кайта. Алты ай урын өстендә ятканнан соң, табиб Валентин Дикуль турында ишетә һәм аның дәвалау ысулларын кулланып карарга тели. – Цирк артисты, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларының медицина-реабилитация үзәге җитәкчесе Валентин Дикульның тормыш юлы белән кызыксына башладым. Аның язмышы кино геройларыныкы төсле: авырлыклар алдында куркып калмый, киртәләрне җиңә.
Мин дә әкренләп үрмәләргә өйрәндем, баулар ярдәмендә күнегүләр эшли башладым. Һәм... могҗиза! Даниэль улым тәпи киткәндә мин дә аякка бастым. Чатанлап булса да, култык таяклары белән йөри башладым. Табиблар, мине күргәч, шаккатты. Бу минем җиңү иде! Легендар Дикульның уникаль дәвалау системасы мускулскелет проблемалары булган кешеләргә булышканын үземнән чыгып әйтә алам. Нәрсәгәдер ирешим дисәң, ихтыяр көченең дә нык булуы кирәк, – ди Зәкәрия Нәфыйков.
Какшамас рухлы булуы Зәкәрия абыйга сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Зәкәрия абыйның бер аягы бот төбеннән үк юк. Арка миенә зыян килгәч, аякларның сизгерлеге дә кими. Шул сәбәпле, аягын мичкә терәп, табанын яндыра ул. “Кызган ит исе чыкты, дип караганда, табаным янып, пешкән иде инде. Шуннан сөяк чери башлады.
Дәвалану алмыйча, сузып йөрдем. Югыйсә, табанны гына кисәләр иде. Ортопед-травматолог киңәшенә колак салмыйча, пешкән аяк белән бер елга якын йөрдем. Аяк табанын югалтудан куркып йөреп, бер аягымны кисәргә туры килде”, – ди Зәкәрия абый.
Зәкәрия абый белән Ирина апа 1993 елда Вәрәшбаш авылына күченеп кайта. 8 мең сумга йорт сатып алалар. Зәкәрия абыйның әби-бабалары шушы авылдан була. – 30 декабрь көнне кайттык. Без Ташкенттан чыгып киткәндә 20 градус җылы иде.
Ә монда – катып үлмәле салкын! Ул кышны 42 градуска кадәр суыклар булды. Климат алыштыру файдасымы, аягым тизрәк төзәлә башлады. Урман һавасы, авыл табигате дә ярдәм итте. Күпләп тавык-чеби алдык. Карбыз-кавыннарны да авылда беренчеләрдән булып без үстердек. Ирина белән шифалы үләннәр җыярга ярата идек, – ди Зәкәрия абый.
Зәкәрия абый, сынауларга юлыкса да, тормышны яратудан туктамаган. Ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, тарихи китаплар укырга ярата. Улының, оныкларының уңышларына сөенеп, хәләле белән бер-берсенә терәк булып, гомер йомгагын сүтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев