Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак шартларын яхшырту программалары

Районда торак белән тәэмин итү берничә төр программа нигезендә тормышка ашырыла.

Торакны исәпкә кую һәм торак белән тәэмин итү барышында коррупциячел хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов белән сөйләштек.

– Дамир Заһитович, җирлегебездә торак белән тәэмин итү буенча нинди программалар бар һәм алар ничек эшли?

– Районда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”, “Торак”, “Социаль ипотека”, “Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека”, “2005нче елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан сугыш ветераннарының һәм инвалидларның торак шартларын яхшырту”, “Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак шартларын яхшырту”, “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү” һ.б. программалар гамәлдә. Әлеге программаларда катнашучы гражданинның программада катнашу өчен тапшырылган документлары этаплап тикшерелә. Торакка мохтаҗ буларак исәпкә кую турындагы барлык карарлар район Башкарма комитеты каршындагы торак мәсьәләләре буенча иҗтимагый комиссия тарафыннан кабул ителә.

– Әлеге программалар нигезендә ничә гаилә торак алды?

– 2022 ел башында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган сигез күпбалалы гаилә бар иде. Быел бер гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырылды. 2021 елда инвалидлыгы булган, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган бер гражданин торак алу өчен субсидия алды. Субсидия ”Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау” законын гамәлгә ашыру кысаларында бирелде.

– Дамир Заһитович, социаль ипотека программасы буенча торак алучылар бармы?

– Бу төр программа белән торак алу – фатир сайлау конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла. Конкурс гражданнарның булачак фатирларын билгеләү максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен гаилә торакка мохтаҗ булырга, социаль ипотека килешүе төзергә һәм беренчел взнос кертергә тиеш. Бюджет хезмәткәрләре – сатып алына торган торак бәясенең кимендә 10 проценты, башка оешма-предприятие хезмәткәрләре кимендә 20 процент күләмендә беренче взнос кертергә тиеш. Конкурс үткәрү турында хәбәр ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының рәсми сайтында, шулай ук ТР хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырыла. Район үзәгендәге Колхоз урамы, 20е йорты адресы буенча сигез фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча беренчел конкурска куелды.

– “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча торак төзелешенә яки сатып алуга социаль түләү гамәлдәме?

– Әйе, гамәлдә. Мондый төр социаль түләү узган ел бер гаиләгә бирелде, 2022 елда тагын бер гаилә социаль түләү алды. 2022 елга программада катнашучыларның җыелма исемлегенә 21 гаилә кертелгән. Социаль наем шартнамәләре буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә үзләре инвалид һәм инвалид балалары булган алты гаилә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы 43 райондашыбыз, хроник авырулардан интегүче бер инвалид тора. Торак белән тәэмин итү буенча норматив-хокукый актлар һәм аларның проектлары коррупциягә каршы экспертиза уза.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев