Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның баш казые Мөслимдә

Җәлил хәзрәт Фазлыев район мәдәният йортында вәгазь кичәсе алып барды.

9 ноябрь көнне районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышканнан соң, ул Мөслим районы имамнары белән очрашты, хәзрәтләрне борчыган сорауларга җаваплар бирде, район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә корды. Анда шулай ук Лениногорск районы мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәупов, Сарман районы мөхтәсибәте Сәид хәзрәт Хаков, Мөслим районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. Балалар тәрбиясе һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Көннең икенче яртысында Җәлил хәзрәт Фазлыев район мәдәният йортында вәгазь кичәсе алып барды. Өлкән яшьтәге бик күп мөслимлеләр белән беррәттән, вәгазь тыңларга район үзәге мәктәпләренең 8-10 нчы сыйныф укучылары да килгән иде.

Гөлназ Җәлилова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев