Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның риск төркеменә коронавирустан язга кадәр прививка ясарга планлаштыралар

Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, транспорт хезмәткәрләрен вакцинацияләячәкләр.

Covid коронавирусыннан прививканы Татарстанда яшәүче барлык риск төркеме вәкилләренә 2021 елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар. Бу хакта  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Авдонина искәртеп узганча, «Эпиваккорона» вакцинасы әйләнешкә кергән һәм 2021 ел башында аның Татарстанга килүе көтелә. "Спутник V" республикага инде 2,9 мең доза килгән, шуларның 2 меңгә якыны кичә килгән. Аның белән медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар.

Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, транспорт хезмәткәрләрен вакцинацияләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев