Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала

Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр «Тормыш түгәрәге. Икенчел чималга алмашка - үсенте» федераль экологик проекты кысаларында макулатураны яисә пластикны яшь агач үсентеләренә алыштыра ала, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Язгы сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу өчен 20 апрельгә кадәр проект сайтында (http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1) гариза калдырырга һәм икенчел чималны республиканың берничә шәһәрендә урнашкан кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк.

Татарстан әлеге экологик акциядә инде икенче ел рәттән катнаша. Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев