Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда дача хуҗаларын милек салымыннан 2025 елга кадәр азат итәргә телиләр

Татарстанда салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булу вакытын озайтырга телиләр.

 «Оешмалар милкенә салым турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган канун проектын Татарстан Дәүләт Советына республика Министрлар кабинеты кертте.

2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан дача хуҗалыгы алып бару өчен оештырылган бакчачылык яки коммерцияле булмаган яшелчә бакчачылыгы ширкәтләре 2025 елга кадәр гомуми файдаланудагы милеккә салымнан азат ителергә мөмкин. «Салым ташламасы социаль һәм бакчачылык яки яшелчә бакчачылыгы ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

2022 елның 1 гыйнварыннан файдалануга тапшырылган газүткәргечләр өчен закон проекты 4,55 процент салым түләү рәвешендәге преференцияне (уңайлы шартлар тудыру) 2027 елга кадәр озайтуны күздә тота. «Әлеге чара газ бүлү оешмаларының салым йөкләнешен киметүгә һәм Татарстанда газлаштыруны алга таба үстерү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлдерелгән», – дип төгәлләштерелә документта.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-daca-xualaryn-milek-salymynnan-2025-elga-kadar-azat-itarga-telilar-5872009

Фото Татар-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев