Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (10 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 13, Саба районында - 4, Яр Чаллыда, Буа районында - 2, Алексеевск, Апас, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Спас, Питрәч районнарында  берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 30 августка Татарстанда 6481 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5297 кеше дәваланган.


Нет комментариев