Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихчы: Татарстанның Рәисе Каһирәгә, Тегеранга, Эр-Риядка килгәч, анда барысы да дөрес аңлар

«Рәис» термины Россиядәге татарларның тарихи миссиясен бик яхшы чагылдыра: ислам дөньясында арадашчылар булу. Мондый фикербелән Казан тарихчысы һәм публицисты Марк Шишкин уртаклашты.

«Рәис» термины Россиядә татарларның тарихи миссиясен - ислам дөньясында арадашчы булуны – бик яхшы чагылдыра. Казан тарихчысы һәм публицист Марк Шишкин «Татар-информ»га шундый фикерен әйтте.

«Әйе, Россиядә бу әлегә экзотик атама буларак яңгырый, әмма Татарстан Рәисе Каһирә, Тегеран һәм Эр-Риядка килгәч, анда барысы да дөрес аңлаячак. «Рәис» термины Көнбатыштан дистанцияләүгә һәм күп полярлы дөнья төзүгә Россиянең эчке сәяси трендын чагылдыра. Һәм тагын, бу термин белән республиканың иң әһәмиятле дәүләт вазифасын фольклорлаштырудан котыла алуы бик мөһим. Татарстан «башлык» белән ниндидер «җирле» атама арасыннан сайламады үзенең шактый саллы вариантын тәкъдим итте», - дип саный басманың әңгәмәдәше.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазифасының «Татарстан Республикасы Рәисе» дигән яңа атамасын хуплады. Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә торган закон проектын бүген республика парламентының 39нчы утырышында карадылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tarixcy-tatarstan-raise-kahira-tegeran-er-riyadka-kilgac-anda-barysy-da-dores-anlayacak-5864724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев