Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тал-тирәкле Метрәем

5 июнь көнне Метрәй авылы мәдәният йортында “Тал-тирәкле Метрәем” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Әлеге чарада рай­он Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буен­ча урынбасары Марина Бәдретдинова катнашты. Китапны чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләр, авыл халкы, Метрәйдә туып- үсеп, бүген төрле шәһәр- районнарда гомер итүче авылдашлар бәйрәмнең төп кунаклары булды.

– Күптән уйланган эш инде бу. Китап чыгарам дип, берничә кеше талпынып та караган иде, – ди төп спонсор – КФУның психология һәм мәгариф институты дирек­торы урынбасары Алмаз Га­лимов. – Метрәйлеләр өчен бу – зур вакыйга! Бөтен авыллар да бу эшне башкарып чыга алмый. Китапны дөньяга чыгару, әлбәттә, җиңел бул­мады. Нәрсәгә тотынсаң да, һәрбер нәрсә финанс чыгым­нарына барып тоташа. Эшне ахырына кадәр башкарып чыгуны әтидән дә ныграк көтүче булмагандыр. “Минем ваемсызлыгым аркасында сузылды” дип, үзен битәрли дә башлаган иде. Авылдаш­ларыбыз өчен моннан да зур бүләк була алмый. Китапта Метрәй авылы, аның тормы­шы, халкы, яшәеше, нәсел җепләре, үткәне, бүгенгесе турындагы язмалар урын ал­ган. Берничә бүлектән торган китап метрәйлеләр өчен генә түгел, һәркемгә кызыксынып укырлык итеп язылган.

– Бер шәмнән мең шәм кабызып була. Бүгенге ча­рада да әлеге гыйбарәнең асылы чагыла. Бер бәхетне йөзгә, меңгә бүлеп була. Бәхет өләшкән саен арта гына. Йөрәк җылыңны башкалар белән бүлешеп яшәү чиксез сөенеч бирүен аңлаганнар шундый зур эшне башкарып чыга. Бу китап Метрәй авы­лы халкы өчен буыннан-бу­ынга күчеп укыла торган ки­тап булсын иде! – диде Мари­на Бәдретдинова.

Китап язу ул – тарих бар­лау. Метрәйлеләр бердәм бу­лулары белән көчле. Нинди генә чара булмасын, алар бер йодрыкка тупланып эшли дә, матур итеп ял да итә белә.

– Авыл турында китап язу идеясе өлкәннәр арасында күптән бар иде. Китапка ма­териалларны да күптән ту­плаган идек. Мәктәп му­зеенда сакланган авыл та­рихын тагын да баеттык. Китапның беренче бүлеге авылның үткәненә багыш­ланган, авылыбыздан чык­кан күренекле шәхесләр ту­рында язмалар да шунда урын алган. Авылдан читтә яшәүче 50гә якын кешенең гаиләләре, нәселләре турын­да да мәгълүмат кертелде, – ди Синара Яббарова.

“Метрәй данлы кешеләре белән, ә кешеләр – эшләре белән” исемле бүлек ае­руча кызыклы. Биредә метрәйлеләр турында “Авыл утлары”, “Ватаным Та­тарстан” газеталарында, республиканың башка мат­бугат чараларында басылган мәкаләләр тупланган.

– Метрәй авылы шигъ­рият өлкәсендә дә билге­ле. Сәләтле яшьләребез аз түгел. “Шигъри җанлы Метрәй” исемле бүлектәге шигырьләрнең бик җылы язылуына игътибар иттем. Китапны дөньяга чыгарган һәркемгә рәхмәтлебез, – диде Зөлфия Кашапова.

Республикада авылларның тарихын барлау эше бара. Метрәйлеләр дә бу агымга бик теләп кушылган­нар һәм нәтиҗәсе дә куаныч­лы. “Тал-тирәкле Метрәем” китабы 360 данә тираж белән дөнья күргән. Китап чыгу, чыннан да, метрәйлеләр өчен зур вакыйгага әйләнде.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев