Салым акчасына
Яңалыклар

Салым акчасына

Үзара салым акчасына авылларда төзекләндерү эшләре башкарыла.

Авылларда үзара салым акчасы җирлекләрне төзекләндерү өчен тотыла. Шушы көннәрдә Керәш-Шуран авылының Зеленая  һәм Приют-Шуран авылының Комсомольская урамында суүткәргеч трассаны алыштыру буенча  планлаштырылган эшләр тулысынча башкарылган.
Үзара салым программасын гамәлгә ашыру кысаларында Михайловка авылының Гагарин урамында 70 м юл эшләнгән.

Программа нигезендә Бүләк авылында шушы көннәрдә 250 метр юл күтәртелеп, гравий җәелгән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев