Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд карары чыкты

1 апрель көнне ми­ровой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыр­ган Әлмөхәммәтов эшен карады. Әлмөхәммәтов үз гаебен танымаса да, хөкемдар аны гаепле дип тапты.

– Ул көнне төштән соң ашыгыч төстә машина белән чыгып китәргә туры килде. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң шактый вакыт узган иде инде, күрәсең, ал­коголь организмнан чыгып бетәргә җитешмәгән, – диде Әлмөхәммәтов, кызарып.

Райондашыбызның ка­нында спиртның тиеш­ле нормадан күбрәк булуы ачыкланган.

– Бу кешенең алкогольле эчемлекләр кулланганлыгы янына килү белән билгеле иде. Руль артына алкоголь­ле эчемлекләр кулланган хәлдә утыруның җинаять булуын күпләр һаман аңламый, – ди районның ДАИ инспекторы Феликс Мәгъданов.

Административ җинаять кылганы өчен Әлмөхәммәтовка суд тара­фыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев