Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Исламов" уңганнары

Бу уңганнар "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Әбүзәр Нәгыймов "Сельхозтехника"га шофер булып килгән чордан ук шушында хезмәт куя. Язгы-көзге кыр эшләрендә "КамАЗ"ы белән басу юлыннан кайтып керми: яз көне - чәчүлек орлык, көзен ашлык ташый. Ә кыш көне "Агромастер" компаниясе эшләре белән илебезнең төрле почмакларына барып җитә. Бу көннәрдә дә Оренбург якларына агрегат алып киткән.

Газинур Маннанов озак еллар эчке органнарда хезмәт иткән. Отставкага чыккач та кул кушырып утырмаган: хәзер ул яшьлектә авыл хуҗалыгы институтында алган белгечлеге буенча - баш инженер булып эшли.

Фәнүс Хәйруллинның исеме дә күпләргә таныш. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы "Т-215", "Нью-Холланд" кебек чит ил техникасын иярли, чәчүен дә чәчә, туфрагын да эшкәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев