Симәк авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр
Симәк авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бик матур чара үткән. "Ярый әле сез бар дөньяда" дип исемләнгән концертта локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе данил Госмановның Әфган сугышына багышланган җырлары, улы айнурның баянда уйнавы, балалар бакчасына йөрүче Зәринәнең җырлавы, олы кызы Наиләнең күмәк биюләрдә катнашуы, бу гаиләнең ниникадәр сәләтле икәнен ачык дәлилли. Концертта шулай ук авыл яшьләре дә катнашты. Концертны оештыру һәм сәхнәгә кую өчен авыл мәдәният йорты директоры Динар Госманов зур тырышлык куйган. Без аның оста оештыручы гына түгел, ә моңлы җырчы икәнен дә күрдек. Концерт авылдашларыбызда бик матур тәэсирләр калдырды, - дип, хәбәр итәләр Симәк авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев