Шәхси йортта янгын чыккан
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан

6 гыйнвар көнне кичке сәгать сигездә Мөслимнең Беренче май урамында шәхси йортта янгын чыккан.

“Янгынның төп сәбәбе – ут төртү. Ир белән хатын тавышка керәләр һәм ире, ачуыннан хәләленең киемнәрен бер өемгә җыеп, ут төртә. Өй эчен ут ялмап ала. Янгын аш-су бүлмәсен, веранданы, йорттагы электр җиһазларын көлгә әйләндерә. Килгән зыян 600 мең сумнан артык. Бүгенге көндә тикшерү эше бара”, –  ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.


Нет комментариев