Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси йортта янгын чыккан

17 июнь көнне, иртәнге 8.00 сәгатьтә, 123 санлы янгын сүндерү бүлегенә Сал.Мухан авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Ялкын телләре өч квадрат метр мәйданны ялмап ала. Янгын нәтиҗәсендә йортның аш-су бүлмәсенә зыян килгән.
– Йорт иминиятләштерелгән булган. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Янгын электр җиһазларын кулланган вакытта техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау сәбәпле килеп чыккан. Янгыннарның күбесе электр чыбыгындагы кыска ялганыш белән бәйле, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев