Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Яңалыклар

Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Кичә Сарман районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күңелсез хәл Сарман - Әлмәт юлының 7 нче чакрымында килеп чыккан. Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, юлда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Ике кешенең гомере өзелгән. Урында Сарман үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.


Нет комментариев