Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйга әзерлек бара

Бәйрәм буласы мәйданда эш кайнап тора.

Сабантуй - татар халкының иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме. Бәйрәмне оештыру зур көч таләп итә һәм аңа алдан ук әзерләнә башларга кирәк. Сабантуйга кадәр район урамнары тәртипкә китерелә, бәйрәм мәйданында тиешле эшләр алып барыла. Концерт программасы да алдан ук әзерләнә башлый. Бәйрәм алдыннан районыбыз артистлары, үзешчәннәре көн саен диярлек репетициядә.

 

Сабантуйның күрке - концерт программасы. Бөтен кеше ял иткәндә, артистлар эшли, халык күңелен күтәрә. Тантана гадәттәгечә балалар массовкасы белән башланып китәчәк. Без мәйданда булып, бераз сәхнә артын күреп, репетицияне күзәтеп кайттык. Массовканы район хореографлары куйган. Бу бик катлаулы һәм масштаблы эш. 500ләп баланы берьюлы өйрәтү, синхрон хәрәкәтләндерү зур көч һәм түземлек таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев